news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Евро курсы 1 августтан бирле беренче тапкыр 63 сумнан югарырак күтәрелгән

Евро курсы 1 августтан бирле беренче тапкыр Мәскәү биржасында 63 сумнан югарырак күтәрелгән. Биржа мәгълүматларына сылтама белән «Российская газета» шул турыда яза.

Мәскәү вакыты белән 16:54 сәгатьтә евро бәясе 63,01 сумга кадәр арткан. Әмма 17:05 сәгатьтә бу валюта 62,81 сум дәрәҗәсендә сатылган.

Шул ук вакытта доллар курсы 0,07 процентка артып, 60,70 сумга кадәр җиткән.

Болгария икътисадчысы Сарийски евроның бик түбән курсы Россиягә отышлы булуын әйткән иде. Аның фикеренчә, санкцияләр фонында Россия икътисадын финанслау артты гына.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100