Мәскәү биржасы мәгълүматларыннан күренгәнчә, бүген Россия валютасы үсеш темпларын арттырганнан-арттыра: евро инде 68 сумнан арзанрак тора, доллар да 65 сумга якынлаша. Боларның икесе дә – 2020 елның гыйнвар-февраленнән бирле иң түбән күрсәткеч. Бу хакта РИА Новости агентлыгы хәбәр итә.
Доллар бәясе, иртәгәсе көнне исәпкә алып, Мәскәү вакыты белән 12.55 сәгатьтә – 2,03 сумга (хәзер ул 65,17 сум тора), евро исә 2,57 сумга (67,93 сум) арзанайды.