ҺАВА ТОРЫШЫ +3 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Хәвеф-хәтәр

Тикшерү комитеты: Казанда мәете табылган баланы атасы үтерүе ихтимал

3 июль 2019, 15:53

Берничә тапкыр җинаять җаваплылыгына тартылган ир-ат үз-үзенә кул салмакчы булган

Казанда яшь ярымлык кыз баланы үтергәннәр

3 июль 2019, 14:51

Баланы атасы үтергән дип шикләнәләр.

«Татфондбанк»ның экс-башлыгы Роберт Мусинның эше судка тапшырылган

3 июль 2019, 13:54

Прокуратура «Татфондбанк»ның элеккеге башлыгы Роберт Мусинга карата гаепләүне раслады.

Казанда трансформатор подстанциясендә ток сугудан бер кеше һәлак булган

3 июль 2019, 11:39

Гадәттән тыш хәл Короленко урамындагы 85нче номерлы йорт янында булган.

Әлмәт районында машина белән бәрелешкән вахта автобусы пассажирлары зыян күргән

3 июль 2019, 11:34

Авария Казан-Оренбург трассасында Ямаш авылы янында булган.

Әлмәт шәһәрендә автобус йөртүче диспетчер ханымга пычак белән чәнчегән

2 июль 2019, 22:00

Фаҗиганең сәбәпләре ачыклана.

Мәгариф бүлегендә Тукай районы мәктәп укытучыларыннан акча җыюны кире кактылар

2 июль 2019, 20:24

Уку учреждениесендә мәктәп директорының укытучылардан һәм персоналдан акча җыюы турындагы хәбәрдән соң тикшерү үткәргәннәр.

Чаллыда исерек шоферның машинасы кибет диварына килеп бәрелүе видеога эләккән

2 июль 2019, 20:07

Машина йөртүче бина буеннан узып баручы Чаллы кешесе велосипедына зыян салган.

Казанда «Яндекс.Драйв» автомобильләре катнашында ике юл һәлакәте булган

2 июль 2019, 19:25

Һәлакәтләр Адоратский һәм Мәскәү урамнарында теркәлгән.

Питрәч районында газ белән агуланып эшче һәлак булган

2 июль 2019, 17:27

Фаҗига Званка авылында булган.

Прокуратура Тукай районында укытучылардан акча җыю турында мәгълүматны тикшерә

2 июль 2019, 15:32

Интернет мониторингы барышында прокурорлар мәктәп персоналына Роспотребнадзор штрафын түләргә тәкъдим иткән хәбәрне күреп ала.

Казанда ике автобус катнашындагы авариядә 49 яшьлек пассажир зыян күргән

2 июль 2019, 14:00

Юл һәлакәте кичә иртән Карл Маркс урамындагы 61нче йорт каршында килеп чыккан.

Казанда өйдән чыгып китеп югалган ике баланы тапканнар

2 июль 2019, 13:00

9 яшьлек кыз һәм аның 7 яшьлек энесе әти-әниләре эштә чагында өйдән чыгып киткән.

Иркутск өлкәсендә су басулар нәтиҗәсендә 14 кеше үлгән, 13е хәбәрсез югалган

2 июль 2019, 12:08

191 кешене хастаханәгә озатканнар.

Казанда «Шкода» автомобиленең исерек йөртүчесе ике машинаны бәрдергән

2 июль 2019, 11:27

Кроссовер хуҗасын тоткарлап, полиция бүлегенә китергәннәр.

Казанда ике автомобиль бәрелешкәннән соң, берсенә ут капкан

2 июль 2019, 10:46

Юл-транспорт һәлакәте Чистай һәм Бондаренко урамнары чатында булган.

Баннер алыштырган эшчеләрне машина бәрдерүе видеога эләккән

1 июль 2019, 21:15

Һәлакәттә 41 яшьлек «Ниссан» шоферының куллары сыдырылган, башы бәрелгән.

Полицейскийлар Чаллыда музыкант яшүсмерләрне талаган ике ир-атны тоткарлаган

1 июль 2019, 17:34

Музыкантларга куркыныч янаган пневматик пистолетны алар ломбардка тапшырырга өлгергән, ә урланган акчага спиртлы эчемлекләр сатып алган.

Чаллыда ир-атның җир асты кичүендә музыкантларны талаганы видеога эләккән

1 июль 2019, 16:18

Бу хәл Автошәһәр мэриясе янында урнашкан җир асты кичүендәге видеокамераларда теркәлгән.

Финляндиядә триатлон буенча ярышларда Алабугадан депутат вафат булган

1 июль 2019, 16:02

Виталий Дерягин күлгә чумган һәм аннан мөстәкыйль рәвештә чыга алмаган.

Лаеш районында бер ир-ат көймә белән елгага кергән һәм суга батып үлгән

1 июль 2019, 11:45

39 яшьлек ир-атның мәетен, яр буена чыгарып, полиция хезмәткәрләренә тапшырганнар.
  4 июль 2019  

Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10