ҺАВА ТОРЫШЫ +10 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Хәвеф-хәтәр

Анталиядә көчле җир тетрәү булган

13 сентябрь 2018, 09:48

Җир асты тибрәнешләренең үзәге 40 км тирәнлектә.

Шагыйрь һәм журналист Рим Идиятуллин вафат

13 сентябрь 2018, 08:09

Ул чын шагыйрь, үткер сүзле журналист, тирән фикерле, ихлас кеше иде, диелә кайгынамәдә.

Әлмәттә яшәүче 81 яшьлек әби "оныгына" 50 мең сум белән ярдәм иткән

13 сентябрь 2018, 07:00

Билгесез бер кеше, пенсионерның өй телефонына шалтыратып, оныгы бәлага “тарыганын” хәбәр итә.

Татарстан приставлары ике атна эчендә алиментлар буенча 7 миллион сум бурыч түләткән

12 сентябрь 2018, 18:03

“Балаңны искә төшер – алимент түлә” акциясе республикада 27 августта башланды һәм 10 сентябрьгә кадәр дәвам итте.

Татарстанда коммуналь түләүләр буенча бурычы булганга, 10 мең кеше илдән чыга алмый

12 сентябрь 2018, 17:12

Ел башыннан алып, приставлар торак-коммуналь хезмәтләр буенча 350 меңнән артык бурыч җыеп алган.

Татарстан кешесе полиция хезмәткәрләре автомобилен яндырган өчен ирегеннән мәхрүм ителәчәк

12 сентябрь 2018, 16:47

Ютазы районында яшәүче 57 яшьлек ирне РФ Җинаять Кодексының ике маддәсе буенча гаепле дип тапканнар.

Казанда 150 мең кеше авария аркасында сусыз калган

12 сентябрь 2018, 15:05

Халыкка авария турында хәбәр иткәннәр, шулай ук берничә урынга су цистерналары куелган.

«Чаллы-ит» ҖЧҖ директоры урынбасарын «хәләл» дуңгыз ите өчен штрафка тартканнар

12 сентябрь 2018, 13:23

Компания складындагы 2,5 мең «Хәләл» стикеры конфискацияләнгән, ә маркировкаланган продукцияне утильләштерүгә озатканнар.

Чаллыда чит ил автомобиле 9 яшьлек малайны бәрдергән

12 сентябрь 2018, 12:36

Юл һәлакәте кичә көндез Рубаненко урамындагы 10нчы йорт каршында килеп чыккан.

Новосибирск өлкәсендә авариядә Татарстан йөртүчесе һәлак булган

12 сентябрь 2018, 09:46

Юл-транспорт һәлакәте «Иртыш» трассасының 1075нче чакрымында килеп чыккан.

Әгерҗедә 19 яшьлек машина йөртүче һәлак булган

12 сентябрь 2018, 09:15

Удмуртия номерлары куелган "Рено" йөртүче хатын-кыз каршы як полосага килеп чыккан.

Чирмешән районы кешесе 25 ел банкада дары саклаган өчен хөкем ителгән

12 сентябрь 2018, 07:00

Нәрсәгә кирәк буласын да уйламыйча, Виталий Антонов әлеге төтен чыгармый торган дарыны бер танышыннан 1993 елда ук сатып алган.

Чирмешән районы кешесе мәк сабагы саткан өчен җавап бирәчәк

12 сентябрь 2018, 02:00

Тикшерү бара.

Казанда агуланган ун гөмбәче хастаханәгә салынган

11 сентябрь 2018, 18:45

2018 ел башыннан барлыгы 27 кеше гөмбә ашап агуланган.

Казанда әнисе белән кызы һәлак булган юл фаҗигасенең видеосы чыкты

11 сентябрь 2018, 18:16

35 яшьлек хатын-кыз белән аның 10 яшьлек кызы "Ашыгыч ярдәм" машинасында вафат булган.

Казанда икесен бергә машина бәрдергән 10 яшьлек кызның әнисе дә вафат булган

11 сентябрь 2018, 18:04

Ибраһимов проспектындагы 326нчы йорт каршында "Мицубиси" машинасы "зебра"да бер хатын-кыз белән баланы бәрдергән.

Казанда җәяүлеләр юлында иномаркага тапталган 10 яшьлек кыз үлгән

11 сентябрь 2018, 15:39

Ибраһимов проспектында “Мицубиси” машинасы юл аша чыгып баручы хатын-кызны һәм баланы бәрдергән.

Татарстан пенсионеры тәгәрмәч алмаштырышкан юл инспекторларына рәхмәт әйткән

11 сентябрь 2018, 14:46

Тәгәрмәч алмаштырганда, пенсионерның домкраты ватылган булган.

Интернет аша җинаять кылган өчен җәза катгыйланды

11 сентябрь 2018, 13:32

Мошенниклыкта гаепләнгән кешегә 10 елга кадәр ирегеннән мәхрүм ителү яный, диде Раил Куряков.

Казанда интернет аша акча үзләштерү очраклары арткан – Җинаятьләрне ачу бүлеге

11 сентябрь 2018, 12:30

Ялганчылар кармагына эләгүчеләр 3 мең сумнан алып 1 млн сумга кадәр зыян күрә.

Казан үзәгендә «Мазда» автомобиле «зебра»да мәктәп укучысын бәрдергән

11 сентябрь 2018, 09:36

Авариядә кызның аягы имгәнгән.
  13 сентябрь 2018  

Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10