ҺАВА ТОРЫШЫ -5 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Хәвеф-хәтәр

Казанда 28 яшьлек кызны бәрдереп киткән машина йөртүчене эзлиләр

12 декабрь 2018, 12:13

Һәлакәт дүшәмбе, 11 декабрьдә, Батыршин һәм Коләхмәтов урамнары чатында булган.

Казанда “21 гасыр” торак комплексы йортының подвалында чыккан янгын сүндерелгән

12 декабрь 2018, 09:53

Янгын мәйданы 15 квадрат метрны тәшкил иткән.

Казанда “21 гасыр” торак комплексы йортының подвалында янгын чыккан

12 декабрь 2018, 09:18

Янгын Камалиев урамында төзелә торган 18 катлы йорт подвалын ялмап алган.

Әлмәттә яшәүчегә интернет кибеттән итек урынына кроссовка җибәргәннәр

11 декабрь 2018, 22:00

Әлмәтлегә итекне һәм аның өчен түләнгән акчаны да кайтарып бирәләр.

Казаннан ялганчы брокерны якынча миллиард сумлык мошенниклык кылуда хөкем итәчәкләр

11 декабрь 2018, 18:47

36 яшьлек Казан кешесе клиентларына инвестицияләреннән керем турында ясалма хисаплар җибәргән.

Яшел Үзәндә полиция хезмәткәрен буырга теләгән Марий Эл кешесен хөкем иткәннәр

11 декабрь 2018, 18:23

Яшел Үзән кафесының берсендә ир-ат шау-шу күтәргән, аннары хакимият вәкиленә һөҗүм иткән.

Сигез айлык улын пычак белән кискәләп яралаган ананы ирегеннән мәхрүм иттеләр

11 декабрь 2018, 15:07

Ваемсыз ана шул рәвешле сабыйны тынычландырырга маташуын әйткән.

Чаллыда өйдә бикләп калдырылган икенче сыйныф укучысы балконнан сикергән

11 декабрь 2018, 11:39

Баланы ашыгыч ярдәм машинасында хастаханәгә озатканнар. Табиблар, малайны караганнан соң, өенә кайтарып җибәргән.

Татарстанда коткаручылар кар автомобилендә боз астына төшеп киткән алты балыкчыны эзли

11 декабрь 2018, 10:25

Гадәттән тыш хәл бүген иртән Спас районының Балымер авылы янында булган.

Казанда 27 яшьлек ир-ат элиталы йорт тәрәзәсеннән егылып төшкән

11 декабрь 2018, 09:14

Гадәттән тыш хәл кичә Сибгат Хәким урамындагы йортларның берсендә булган.

Татарстанда булган авариядә “Жигули” йөртүчесе һәм пассажиры салонда кысылып калган

10 декабрь 2018, 19:44

Каты бәрелешүдән җиңел машина юл кырыена төшеп киткән һәм бик нык янчелгән.

Газ-мотор җиһазы автобус янган вакытта шартлауны булдырмый калырга мөмкинлек биргән

10 декабрь 2018, 15:31

Автобуска техник узеллар һәм механизмнарының төзек булмавы аркасында ут капкан дип фаразлана.

Чаллыда ут капкан фатирдан төтен белән агуланган хатын-кызны коткарганнар

10 декабрь 2018, 10:29

Кичә кич Гадәттән тыш хәлләр министрлыгына Яңа шәһәрдәге бер йортта янгын чыгуы турында хәбәр килгән.

Яшел Үзәндә ун катлы йортта чыккан янгында бер ир-ат зыян күргән

9 декабрь 2018, 15:06

Янгын Королев урамындагы йортларның берсе фатирында аш бүлмәсендә чыккан.

Нурлат районында булган авариядә бер кеше үлгән, дүрт кеше хастаханәдә ята

9 декабрь 2018, 11:46

“Лада Гранта” машинасы тизлеген арттырып, каршы як полосага чыккан.

Казанда Седов боксында янгын сүндерелде

8 декабрь 2018, 14:56

Янгынны сүндерүгә 56 кеше һәм 19 берәмлек техника җәлеп ителгән.

Казанның Совет районында гараж боксындагы янгынның видеосы пәйда булды

8 декабрь 2018, 14:07

Яңгын бүген төштән соң Седов урамында чыкты.

Казанның Совет районында гараж боксы яна

8 декабрь 2018, 13:37

Башлангыч мәгълүматларга караганда, гараждагы автобусларның берсе янып киткән.

Татарстан Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы хезмәткәрләре ике Ульяновск балыкчысын коткарды

8 декабрь 2018, 13:12

39 яшьлек ике ир-ат Березовка авылы янында балык тотарга килә, ләкин калдырып киткән автомобильгә кире юл таба алмый.

Түбән Камада эшче лифт шахтасына егылып үлгән

8 декабрь 2018, 12:43

Фаҗига кичә кич Тынычлык проспекты буенча 14нче номерлы йортта булды.

Яр Чаллы театры актеры Фәнис Сәхәбетдинов үз-үзенә кул салган

8 декабрь 2018, 12:08

Беренчел мәгълүматлар буенча иренең гәүдәсен мунчада хатыны тапкан.
  12 декабрь 2018  

Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10