ҺАВА ТОРЫШЫ -12 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Хәвеф-хәтәр

Татарстан юлларында бозлавык булу сәбәпле, ерак юлга чыкмый торырга киңәш ителә

23 февраль 2019, 13:40

23 февральдә көндез һәм төнлә республика территориясендә кинәт салкынайта һәм температура 14 градуска кадәр төшәчәк.

Казанда җиңел машина өстенә түбәдән бозлы кар ишелеп төшкән

23 февраль 2019, 10:46

Бозлы кар «Лада» автомобиленең арткы тәрәзәсен ваткан.

Татарстан агрофирмасының хезмәт хакы буенча 2 миллион сум бурычын түләткәннәр

23 февраль 2019, 10:31

«Восходящая заря» оешмасының 140 хезмәткәренә узган елның декабре өчен хезмәт хакы түләгәннәр.

Әлмәттә ике кешенең үлеменә китергән фаҗига сәбәпчесен хөкем иттеләр

22 февраль 2019, 22:00

Юл һәлакәте нәтиҗәсендә мотицикл йөртүче һәм 21 яшьлек пассажир урында ук җан биргән.

Татарстанда бертуган ике бала һәлак булган янгын видеосы чыкты

22 февраль 2019, 18:44

Өч һәм алты яшьлек ике малайның әнисе, балаларын әбигә калдырып, Кукмарага киткән булган.

Кукмара районының Яңа Сәрдек авылында өч көнлек матәм игълан ителде

22 февраль 2019, 18:31

Йортта чыккан янгында өч һәм алты яшьлек малайлар үлгән.

Кукмара районында бертуган ике бала янгында һәлак булган

22 февраль 2019, 14:17

Балалар өйдә бикләнеп калган.

Татарстанда янып тимер өеменә әверелгән «Лада» янында башы яраланган шофер мәете табылган

22 февраль 2019, 13:46

Яшел Үзән районындагы трассада шул тирәдән үтеп баручы кешеләр ялкын телләре ялмап алган «Лада» автомобиленә тап булган һәм аны сүндерергә керешкән.

Татарстанда сүндерелмәгән тәмәке төпчеге аркасында янгын чыгып, ике кеше һәлак булган

22 февраль 2019, 13:39

Янгынның мәйданы 72 квадрат метр тәшкил иткән.

Дәүләт Думасы хәрби хезмәттәгеләргә смартфоннардан файдалануны тыйды

21 февраль 2019, 16:18

Хәрби хезмәткәрләргә Интернетта үзләре һәм хезмәттәшләре, хезмәт итү урыны турында мәгълүматны бастырырга ярамый.

Иткә ялган белешмә ясаган өчен, ветеринарны һәм фермерны өчәр елга хөкем иткәннәр

21 февраль 2019, 11:44

Людмила Сальлева һәм Николай Паршунин икесе дә берьюлы өч маддә буенча гаепле дип табылган.

Татарстанда М7 юлындагы авариядә өч кеше һәлак булган

21 февраль 2019, 09:40

"Рено Дастер" йөртүчесе, аның ике пассажиры урында ук һәлак булган.

Башкортстанның легендар актрисасы Гөлли Мөбәрәкова вафат

20 февраль 2019, 22:22

Мәрхүмә белән хушлашу мәрәсиме 22 февральдә булачак.

Свердловск өлкәсендә юл һәлакәтендә зыян күргән алты кеше дә Чаллыда яшәүчеләр булган

20 февраль 2019, 17:16

Кичә Пермь – Екатеринбург юлының 288 чакрымындагы һәлакәт фаҗига белән тәмамланган.

Татарстан машинасы Свердловск өлкәсендә авариягә очрап, сигез кеше имгәнгән, берәү үлгән

20 февраль 2019, 15:12

Татарстан номерлары куелган «Газель» Түбән Серьга районында Пермь–Екатеринбург трассасының 288нче чакрымында авариягә очрган.

Татарстанда буран һәм көчле җил көтелә

20 февраль 2019, 14:27

Бүген төнлә һәм иртәгә көндез республикада һава торышы начарланыр дип фаразлана.

Алимент түләмәүче әлмәтле үз җәзасын алачак

20 февраль 2019, 02:00

Аның балаларга бурычы 461 780 сум тәшкил итә.

Бурычы булган әлмәтлене чит илгә чыгармаганнар

20 февраль 2019, 00:00

7 ел элек ул бер танышыннан бурычка 1,4 млн сум акча алып торган була.

Татарстанда ут капкан фермадан 160 сыерны коткарганнар

19 февраль 2019, 15:05

Янгын электр җиһазын монтажлау кагыйдәләрен бозу аркасында чыккан дип фаразлана.

Татарстанның тугыз районында электр уты белән тәэмин итү төзәтелгән

19 февраль 2019, 09:14

Лаеш, Менделеевск, Аксубай, Чүпрәле, Яшел Үзән, Буа, Әгерҗе, Азнакай, Әлки, Ютазы, Түбән Кама районнарында көчле җил электр утын өзгән.

Татарстанда җиңел машина "МАЗ" прицебына бәрелеп, ике кеше һәлак булган

19 февраль 2019, 08:37

53 яшьлек йөртүче тизлеген арттырган, һава шартларын исәпкә алмаган.
  23 февраль 2019  

Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10