ҺАВА ТОРЫШЫ +15 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Хәвеф-хәтәр

Лениногорскида коткаручылар балалар бакчасыннан шөпшәләрне һәм ярканатны куган

18 август 2018, 13:09

Һәлакәт Крупская урамында 22нче балалар бакчасында булган.

Татарстанның Биектау районында юл кырыена төшеп киткән автомобильдә өч кеше зыян күргән

18 август 2018, 12:46

Һәлакәт Казан – Малмыж трассасының 25нче чакрымында булган.

Чаллы бьюти-блогерына урланган инвалид коляскасын кайтарганнар

18 август 2018, 10:34

Полициянең бу проблеманы хәл итүгә ММЧ һәм социаль челтәрләрне җәлеп итү тырышлыгы уңышлы булган.

Удмуртиядә туристик теплоход причалга бәрелгән

17 август 2018, 20:13

Һәлакәт вакытында бортта 200дән артык кеше булган.

Санкт-Петербургта экскурсия автобусы янган

17 август 2018, 17:50

Гадәттән тыш хәл шәһәрнең Киров районында Стачек проспектында булган.

Чаллыда инвалид блогер кызның коляскасын урлаган адәмнәр тоткарланган

17 август 2018, 17:05

Ике исерек ир-ат колясканы урлагач, гаражлар янында ташлап калдырган, әмма ул юкка чыккан.

Әлки районының Әхмәт авылы өстеннән узган көчле давыл йортларга зыян салган

17 август 2018, 15:42

16 августта кичке сәгать алтылар тирәсендә Әхмәт авылында көчле давыл була, ул бик күп хуҗалыкларга зыян сала.

Түбән Камадагы металл базасында мотор мае сакланган 11 контейнерга ут капкан

17 август 2018, 14:05

112 бердәм номерына Түбән Каманың металл базасыннан куе кара төтен күтәрелүе турында хәбәр иткәннәр.

Чаллыда яшәүче пенсионер биологик актив өстәмәләр өчен 200 мең сум салым түләгән

17 август 2018, 13:39

65 яшьлек ир-ат сүзләренчә, аңа билгесез кеше шалтыратып, моңа кадәр сатып алган биологик актив өстәмәләр өчен 500 мең сум компенсация вәгъдә иткән.

Чаллыда инвалид блогер кызның 5 ел буе көткән коляскасын урлаганнар

17 август 2018, 12:37

Олбрайт синдромыннан интегүче Лилия Лотфрахманова бердәнбер хәрәкәт итү чарасыннан мәхрүм калган.

Һиндстанда коеп яуган яңгырлар аркасында үлүчеләр саны 167гә җиткән

17 август 2018, 11:22

Һиндстанда яңгырлар сезоны июнь урталарында башланып, сентябрь ахырына кадәр дәвам итә.

Казанның Идел буе районында чит ил автомобиле «зебра»да 12 яшьлек укучыны бәрдергән

17 август 2018, 09:10

Юл һәлакәте кичә Карбышев урамындагы 47нче йорт каршында килеп чыккан.

Апас районы прокуратурасы эшмәкәрлек белән шөгыльләнүченең законнарны бозуын ачыклады

17 август 2018, 01:00

Яшь әнинең гаризасы нигезендә тиешле вакытта тикшерү эшләре үткәрелде һәм аңа тиешле 70 мең сумнан артык социаль пособие түләнде.

Чистайда юл кырыена төшеп киткән “Калина”да биш айлык бала имгәнгән

16 август 2018, 20:46

Һәлакәт бүген Татар Сарсазы авылы тирәсендә килеп чыккан.

Оренбург шәһәре башлыгын ришвәтчелектә гаепләп кулга алганнар

16 август 2018, 20:08

Россия Тикшерү комитеты мәгълүматы буенча, Евгений Арапов урынбасары белән бергә коммерция оешмасы генераль директорыннан 600 мең сум ришвәт алган.

Татарстанда җиңел машиналар кара-каршы бәрелешеп, дүрт кеше һәлак булган

16 август 2018, 19:08

Саба районында “Лада Ларгус” каршы як полосага зур тизлектә чыгып, “Шевроле Эпика” белән бәрелешкән.

Тунистан кайтучы Россия туристлары утырган самолет ашыгыч рәвештә Төркиядә туктаган

16 август 2018, 16:50

Анталия аэропортына төшкән "Боинг-737" самолетында 150 дән артык кеше булган.

Татарстанда Эчке эшләр министрлыгына югалган кешеләр турында ике меңләп гариза кергән

16 август 2018, 16:26

Татарстанда югалган кешеләрнең 92 процентын беренче ун көн эчендә табу мөмкин.

Казанның Совет районында ике “Лада” бәрелешкән

16 август 2018, 15:55

2нче Азинская урамында “Мегастрой” кибете янында юл һәлакәтендә яшь кыз һәм өч яшьлек малай зыян күргән.

Испаниядә июль аеннан башлап эсселектән 30 кеше үлгән

16 август 2018, 15:27

Испаниядә иң кызу булган 2-7 август көннәрендә кайбер районнарда термометр баганасы 44-46 градуска җиткән.

Яшел Үзәндә ут капкан күпфатирлы йорттан биш кешене коткарганнар

16 август 2018, 13:51

Янгын кичә кич Фрунзе урамындагы күпкатлы йортта чыккан.
  18 август 2018  

Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10