news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Эстон теле йортында Нарва татар җәмгыяте «Европа Сабантуе» фотокүргәзмәсен ачты

Таллинда беренче тапкыр Европа Сабантуе 2019 елның 16 июнендә узган иде.

Эстон теле йортында Нарва татар җәмгыяте «Европа Сабантуе» фотокүргәзмәсен ачты
tatar-congress.org

(Казан, 29 гыйнвар, «Татар-информ»). 21 гыйнвар көнне Таллин шәһәрендәге Эстон теле йортында «Европа Сабантуе» дип аталган фотокүргәзмә ачылды. Әлеге күргәзмәне Нарвадагы татар җәмгыяте оештырган.

Бөтендөнья татар конгрессы сайты хәбәр итүенчә, күргәзмәгә экскурсияне IV Европа Сабантуе координаторы Гөлзәлинә Жехтунова уздырган.

Очрашуда әтиле-уллы Феракша һәм Рафаэль Шәрәфетдиновлар татарча җырлар башкарган. Гореф-гадәтләр һәм милли кухня турында Мәрьям Малышева сөйләгән. Ул кунакларны өчпочмак, тутырма, кош теле белән дә сыйлаган.

Эстония башкаласы Таллинда беренче тапкыр Европа Сабантуе 2019 елның 16 июнендә Манара мәйданында узган иде. Бәйрәм якынча 10 000 ( 3000 көтелгән иде) кешене берләштерде һәм «Кешеләрне берләштерү сферасында ел чарасы» номинациясендә Эстония мәдәният министрлыгының беренче премиясе белән бүләкләнде, диелә хәбәрдә. 


autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100