news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстанда эштән туктатылып торган кешеләргә бизнес ачу өчен ярдәм күрсәтеләчәк

Татарстанда оешма ябылу аркасында эштән азат ителү куркынычы янаган кешеләргә ярдәм итүнең яңа чаралары кертелде. Алар шәхси эшмәкәр, фермер хуҗалыгы милекчесе буларак теркәлгәндә бер тапкыр бирелә торган финанс ярдәменә исәп тота ала. Шундый карарны республиканың премьер-министры Алексей Песошин имзалады.

Документ нигезендә, түләүне шәхси эшмәкәр буларак теркәлгәндә генә түгел, ә һөнәри керемгә салым рәсмиләштергәндә – ягъни үзмәшгульлек сыйфатында теркәлүчеләргә дә бирәчәкләр. Мондый төр ярдәмгә предприятие бетерелергә мөмкин булганлыктан, эштән азат ителү куркынычы янаган хезмәткәрләр, шулай ук тулы булмаган эш көненә күчерелүчеләр исәп тота ала. Аларның халыкны эш белән тәэмин итү үзәгендә теркәлгән булуы шарт. Моннан тыш, бу түләүне хезмәт хакы түләнми торган ялга җибәрелгән хезмәткәрләр алачак.

Шунысы да билгеләп үтелә, финанс ярдәменә бары тик хезмәткәр статусын раслый торган документлар булганда гына исәп тотарга мөмкин.

Искәртеп узабыз, махсус операция үткәрү фонында санкцияләр кертелгәннән соң, Россия базарыннан чит ил компанияләре күпләп китә башлады. Күп кенә оешмалар икътисади шартларда эштән туктап торырга мәҗбүр булды. Шул ук вакытта хезмәткәрләрне эштән туктатып торалар, еш кына хезмәт хакы өлешчә түләнә. Әйтик, июль башында, шәһәрнең халыкны эш белән тәэмин итү үзәге мәгълүматлары буенча, республика башкаласында гына да 2,4 мең кеше эшләүдән туктап тора, тагын 500 кешегә эштән азат ителү куркынычы янаган.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100