news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Эсселек һәм янгын куркынычы югары: Гидрометүзәк Татарстанда һава торышын фаразлады

Якындагы тәүлектә Татарстанда эссе һәм коры һава торышы саклана. Шулай итеп, Казанда көндез һава торышы +30..+32 градус була. Җил төньяк-көнчыгыштан уртача тизлектә исәчәк, явым-төшем ихтималы аз.

Татарстан Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү үзәге хәбәр иткәнчә, гомумән Татарстан буенча бүген көндез һава температурасы +28..+33 градус фаразлана. Явым-төшем көтелми.

Республикада коры һава торышы һәм һава температурасы югары булу сәбәпле, янгын куркынычы югары (4 класс) булып кала. Татарстанда яшәүчеләрне сак булырга өндиләр.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100