news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Эшкә яраксызлык буенча пособиенең максималь күләме 2023 елда 83 мең сумнан артып китәчәк

2023 елда вакытлыча эшкә яраксыз булу вакыты өчен бирелә торган пособиенең максималь суммасы сигез һәм аннан да күбрәк ел иминият стажы булган очракта аена 83,2 мең сум тәшкил итәчәк. Бүген бу турыда Россиянең Хезмәт һәм социаль яклау министрлыгы матбугат хезмәте хәбәр итте.

«Вакытлыча эшкә яраксызлык буенча пособиенең күләме хезмәткәрнең иминият стажының озынлыгына бәйле. Иминият стажы сигез ел һәм аннан да күбрәк булса, 2023 елда максималь пособие 83204 сум тәшкил итәчәк, ул уртача хезмәт хакының 100 процентын тәшкил итә. 2022 елда 8 ел стажы булганнарга вакытлыча эшкә яраксыз булу буенча пособиенең максималь суммасы тулы календарь ай өчен 78,2 мең сум тәшкил итә», – диелә хәбәрдә.

Пособие исәпләгәндә, вакытлыча эшкә яраксызлык вакыты алдыннан булган ике календарь ел өчен хезмәт хакы исәпкә алына. Иминият стажы 5 елдан алып 8 елга хәтле булса, яңа елдан больничныйның максималь күләме аена 66 564 сум тәшкил итәчәк (уртача хезмәт хакының 80 проценты). Хезмәт министрлыгы исәп-хисаплары буенча, больничныйдагы кешеләрнең иминият стажы 5 елга кадәр булган очракта алар аена 49,9 мең сумга акча хәтле акча алачак (уртача хезмәт хакының 60 проценты).

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100