news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Эрдоганның партиясендә Төркиянең НАТОдан чыгарга җыенмавын белдерделәр

Төркия НАТО сафларыннан китәргә җыенмый, мондый мөмкинлек ил җитәкчелеге тарафыннан хәтта каралмый. Бу хакта Гаделлек һәм үсеш партиясенең матбугат сәркатибе Омер Челик белдерде.

«Без мондый әйберләр белән һәр сайлауда очрашабыз (Төркияне НАТОдан чыгаруга өндәмәләр). Болар без борчылачак әйберләр түгел. Төркияне НАТОдан чыгарырга кирәк, дип сөйләүчеләрнең сүзләре акыл белән әйтелмәгән. Бу турыда сүз дә була алмый», – дип яза ТАСС аның сүзләрен.

Партия вәкиле искәртүенчә, Төркия – НАТОга нигез салган илләрнең берсе, шуңа күрә аның альянстан чыгу мөмкинлеге турында «беркемнең дә хәтта фикер йөртергә дә хакы юк».

Кичә Төркиянең «Ватан» партиясе рәисе урынбасары Этхем Санджак Төркиянең Анкарага карата провокацион гамәлләрдән соң 5-6 айдан НАТОдан китәргә мөмкин булуын хәбәр иткән иде. Ул халык арасында оештырылган соңгы сораштыруларга игътибар юнәлткәнчә, гражданнарның 80 проценттан да ким булмаган өлеше АКШны Төркиягә карата «дошман һәм җимергеч сәясәт» алып бара торган ил дип саный. Сәясәтче шулай ук искәрткәнчә, соңгы айларда Төркия халкы Россия Президенты Владимир Путинга симпатия белдерә башлаган.

21 гыйнварда Швециядә Коръән яндыру акциясе үткәрелде, ул җирле хакимият белән килештерелеп һәм полиция контроле астында узды. Шуннан соң Төркия ягы Швеция Оборона министрлыгы җитәкчесе Пол Йонсонның визитын булдырмады һәм мондый очрашуның «әһәмияте дә, мәгънәсе дә юк» дип белдерде. Төркия лидеры Рәҗәп Тайип Эрдоган соңрак белдергәнчә, Швеция хакимияте Анкарадан НАТОга керү мәсьәләсе буенча ярдәмгә исәп тота алмый.

Исегезгә төшерәбез, Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов – «Россия – Ислам дөньясы» стратегик күзаллау төркеме рәисе – булган хәлне кискен гаепләп чыкты. Ул билгеләп үткәнчә, мондый хәлләр, өстәвенә, ил хакимияте рөхсәте белән килеп чыкканнары, җәмгыятьнең җимерелүенә китерә.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100