news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Эрдоган Төркиянең Швециягә НАТОга керү мәсьәләсендә ярдәм итмәячәген белдерде

Швециягә НАТОга керү мәсьәләсендә Төркиядән ярдәм көтәргә кирәкми. Төрекләргә һәм исламга каршы Стокгольмда оештырылган акцияләрдән соң Төркия Президенты Рәҗип Тайип Эрдоган шул хакта белдерде.

Исегезгә төшерәбез, Стокгольмда Төркия илчелеге каршында Даниянең исламга каршы «Катгый курс» партиясе акция уздырды, анда катнашучылар Коръән яндырды. Бу акцияне үткәрү өчен рөхсәт шәһәр хакимиятеннән алынган. Чараны Төркия, Россия, Согуд Гарәбстаны, Кувейт һәм Берләшкән Гарәп Әмирлекләренең Тышкы эшләр министрлыклары гаепләп чыкты.

«Әгәр сез мондый акцияләргә юл куясыз икән, үпкәләмәгез, әмма НАТОга керү мәсьәләсендә сез бездән ярдәм алмаячаксыз. Швеция җитәкчелегенә безнең ярдәмне көтәргә кирәкми», – дип яза Төркия лидерының сүзләрен РИА Новости.

Ул өстәп әйткәнчә, мондый очракларда акциядә катнашучыларны гына түгел, «дин кануннарына каршы чыгу»га юл куйганнарны да җәзага тартырга кирәк.

 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100