news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Энгель Фәттахов Уразайда телемедицинаның тормышка ашырылуы белән танышты

Энгель Фәттахов Уразайда телемедицинаның тормышка ашырылуы белән танышты

Биш авылны берләштергән Уразай авыл җирлегендә апрель ае йомгакларына багышланган 25 форма-киңәшмә узды. Киңәшмә алдыннан Актаныш районы башлыгы Энгель Фәттхов Уразай фельдшер-акушерлык пунктында телекүпер аша табиб кабул итүен карады.

Район үзәк хастаханәсенең гомумгамәли табибы Кадрия Трегулова Уразай авылында яшәүче авыруга интернет челтәре аша кабул итү үткәрде. Авыруга үзен ничек хис итүен, авыру билгеләрен сөйләвеннән чыгып диагноз куйды, дару препаратлары билгеләде. Фельдшер Равилә Фәйрушина табиб кушканнарны язып алды, аерым сорауларга ачыклык кертте. Бу турыда «Актаныш-информ» хәбәр итә.

Актаныш районы башлыгы Энгель Фәттахов бу уңай тәҗрибәне тиз арада башка ФАПларда да кулланырга чакырды.

Хастаханәнең баш табибы Айдар Хәев райондагы 62 ФАПның оптик җепселле интернет элемтәсенә тоташтырылуын, быел Татарстан Сәламәтлек саклау министрлыгы тарафыннан 58 пунктка да яңа компьютерлар урнаштырылуын әйтте.

2022 ел - Цифрлаштыру елында IT-технологияләр иң ерак авылларда яшәүчеләрнең дә тормыш-көнкүрешен яхшыртырга тиеш.  Телемедицинаның авыл кешесе өчен уңай яклары бик күп: авыруга юлга чыгып хастаханәгә барасы юк, чират көтү кирәкми, фельдшерың белән бергә табиб кабул итүен узгач, күп нәрсә вакытында аңлашыла.

25 форма-киңәшмә кысаларында авыл җирлеге башлыкларына да IT-технологияләрдән файдалануны тизләтергә кирәклеге әйтелде.

 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100