news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Энергия саклау буенча уңышлы проектларны ил күләменә җәелдерү өчен бюджеттан тыш та чыганаклар кирәк, ди Нәбиуллина

Бүген Казанда РФ икътисади үсеш министры катнашында энергия нәтиҗәлелеге буенча эшче төркем утырышы узды

(Казан, 3 декабрь, “Татар-информ”, Айгөл Фәхретдинова). Икътисадны модернизацияләү һәм технологик үсеш буенча РФ Президенты карамагындагы комиссия каршында эшләүче энергия нәтиҗәлелеге буенча эшче төркемнең бүген “Казан ярминкәсе”ндә утырышы узды. Аның эшендә РФ икътисади үсеш министры Эльвира Нәбиуллина белән ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов катнашты.
Журналистлар белән әңгәмә барышында Эльвира Нәбиуллина эшче төркем утырышын уздыру урыны итеп Татарстанның махсус сайлануын искәртте. Бүген республикада энергия саклау, энергия һәм ресурсларның нәтиҗәлелеге, бу өлкәдә заманча алдынгы технологияләр куллану буенча зур эшләр башкарыла. Утырышның көн тәртибенә кертелгән төп мәсьәләләр - төбәкләрдә энергия нәтиҗәлелегенә караган тәҗрибә проектларын гамәлгә ашыру барышын анализлау һәм бу пилот проектларын ил күләменә җәелдерү өчен кредит ресурсларын җәлеп итү. Эльвира Нәбиуллина сүзләренә караганда, энергия нәтиҗәлелеге буенча уңышлы проектларны ил күләменә җәелдерү өчен бюджет акчаларыннан тыш, банклардан финанс чаралары җәлеп итәргә дә кирәк булачак.
Шундый пилот проектларының берсе Татарстанда гамәлгә ашырыла. “Энергетика. Ресурсларны саклау-2010” күргәзмәсенә кадәр РФ икътисади үсеш министры Казанның Яңа Савин районында тәҗрибә рәвешендә гамәлгә ашырылучы “Энергия нәтиҗәлелеге биргән квартал” проекты белән танышты. Федераль министр проектның системалы якын килеп гамәлгә ашырылуын, энергия саклауга кагылышлы чараларның торак комплексында, мәктәпләрдә, урамнарны яктыртуда комплекслы каралуын ассызыклап, күргәннәреннән канәгать калуын җиткерде. “Әлеге проект энергия, бюджет ресурсларын экономияләп кенә калмый. Ул халык өчен торак-коммуналь түләүләр күләмен киметү мөмкинлеге бирә, аларга иске йортларда яңа шартларда яшәргә ярдәм итә”, -ди ул.
Министр белдерүенчә, күргәзмәләр исә энергия нәтиҗәлелеген күтәрү стратегиясенең икенче состав өлеше. Президент Рөстәм Миңнеханов сүзләренә караганда, Татарстанда уздырылучы “Энергетика. Ресурсларны саклау” традицион халыкара күргәзмәсе предприятиеләрне елдан-ел күбрәк җәлеп итә. “Бу күргәзмә үзенә күрә белем бирү урыны. Бирегә дәүләт хакимияте органнары вәкилләре, җитәкчеләр, менеджерлар килеп, өйрәнә, монда тәкъдим ителүче яңа технологияләрне кертү буенча килешүләргә ирешә. Күргәзмәне алга таба да пропагандалаячакбыз”, - диде ул.
ТР Президенты кичә ФИФА ның Цюрих шәһәрендәге штаб-фатирында булган тарихи вакыйганың шаһиты булды. Рөстәм Миңнеханов анда Россия делегациясе составында катнашты. Бүген журналистлар белән әңгәмә вакытында ул шуннан алган тәэсирләре белән дә уртаклашты. Президент Россиянең 2018 елгы футбол буенча дөнья чемпионатын уздыру хокукын алуына чын күңеленнән сөенүен җиткерде. “Иң мөһиме: уеннарның бер өлеше Казанда узачак, һәм без аңа лаеклы әзерләнергә тиеш”, -дип ассызыклады Президент.


 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100