news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Еманжелински татар милли-мәдәни үзәге җәй көнендә дә эшен туктатмады

Еманжелински татар милли-мәдәни үзәге җәй көнендә дә эшен туктатмады

(Казан, 3 октябрь, “Татар-информ”). Чиләбе өлкәсенең Еманжелински шәһәре, гадәттә, җәй айларында үзенең эшен туктатып тора иде. Быел исә “Дуслык” оешмасының шәһәр Мәдәният сараендагы бүлмәсе җәен көн саен шыгрым тулы булды. Беренчедән, язын шәһәр хакимияте бүләк иткән телевизордан Казан тапшыруларын карарга теләүчеләр саны бик күп. Икенчедән, гомумән җәй айлары тынгысыз булды: Еманжелински Сабан туеннан соң мондагы “Агыйдел” ансамбле өлкә Сабан туенда да чыгыш ясап кайтты. Быел, гомумән, “Агыйдел”не, рус һәм украин ансамбльләре белән беррәттән, шәһәрдә узган һәр бәйрәмгә чакырып торалар. Әле менә август ахырында, Еманжелински шәһәренең туган көнендә, “Шахтер” стадионын шаулатып җырладылар. Җирле эшкуарлар ярдәме белән тегелгән костюмнар татар үзешчән артистлары чыгышына яңа ямь бирде.

Еманжелински милли-мәдәни үзәгенең эшен шәһәр газетасында регуляр чыгып барган “Дуслык” сәхифәсе яктыртып бара, дип хәбәр итә “Челябинский рабочий” газетасы.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100