news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

«Ел татарлары» рейтингының «Халык сайлавы» номинациясендә Виталий Бәдретдинов җиңде

«Миллиард.Татар» проекты оештырган «Халык ел татары» исеме өчен ачык тавыш бирү тәмамланды. 2025 ел нәтиҗәләре буенча җиңүче итеп Чиләбе татарлары милли-мәдәни автономиясе җитәкчесе Виталий Бәдретдинов танылды.

Ул 20 949 тавыш җыйган һәм башка финалистларны узып киткән. Тавыш бирү проектның Телеграм һәм «ВКонтакте»дагы рәсми бергәлекләрендә узды һәм 24 ноябрьдә 23:59 сәгатьтә тәмамланды.

Виталий Бәдретдинов «Ел татарлары»премиясе төп номинацияләренең берсендә җиңүче буларак титулга дәгъва итүчеләр унлыгына керде.

«Халык сайлавы» төп титулы ачык онлайн-тавыш бирү нигезендә бирелә. Узган елларда бу исемгә имам Мәхмүт Шәрәфетдинов һәм фигуралы шуучы Алинә Заһитова лаек булган иде.

news_right_1
news_right_2
news_bot