news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

«Ел табибы - Ак чәчәкләр 2022» бәйгесе номинантлары өчен тавыш бирү башланды

Татарстан Сәламәтлек саклау министрлыгы сайтында «Ел табибы - Ак чәчәкләр 2022» бәйгесе номинантлары өчен тавыш бирү башланды. Бу хакта министрлыкның матбугат хезмәте хәбәр итә.

Конкурс «Ел табибы», «Иң яхшы беренчел звено табибы», «Ел медицина хезмәткәре» һәм «Уникаль очрак» номинацияләре буенча уза. Аларның һәркайсында иң яхшысын сайлап алырга мөмкин.

ТР Сәламәтлек саклау министрлыгында билгеләп үтүләренчә, җиңүчеләр республика Сәламәтлек саклау министрлыгы каршындагы Иҗтимагый совет утырышында билгеләнәчәк.

«Җиңүчене сайлап алганда интернет-тавыш бирү мөһим роль уйный», - дип өстәделәр ведомствода.

ТР Сәламәтлек саклау министрлыгының «Эшчәнлек» — «Конкурслар» — «Ак чәчәкләр» — «Ак чәчәкләр 2022» бүлегендәге сылтама буенча кереп, конкурсантлар белән танышырга һәм тавыш бирергә мөмкин.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100