news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Ел башыннан Татарстанның 18,4 мең гаиләсе ана капиталы хисабына торак шартларын яхшырткан

Ел башыннан Татарстанның 18,4 меңнән артык гаиләсе ана капиталы акчаларын торак шартларын яхшыртуга юнәлдергән. Бу – сертификат чараларын куллануның иң популяр юнәлешләренең берсе.

Пенсия фонды торак шартларын яхшыртуга гаиләләргә 10 млрд сум яки быел ана капиталын бирүгә юнәлдерелгән барлык акчаларның якынча 95 процентын күчерде. Әйтик, 16,1 мең гаилә өлешчә яки тулысынча ана капиталы ярдәмендә кредитны түләгән, торак сатып алуга яки төзүгә беренче кертем керткән. Тагын 2,3 мең гаилә кредитсыз торак шартларын яхшырткан.

Сертификат акчаларын, ана капиталы алган балага өч яшь тулгач, торак шартларын яхшыртуга тотарга була. Төп бурычны яки ипотека буенча беренчел кертемне түләү – искәрмә. Бу очракта капиталны бала тугач яки уллыкка алганнан соң ук кулланырга мөмкин, дип хәбәр итә Пенсия фондының ТР буенча бүлекчәсе матбугат хезмәте.

2020 елның апреленнән ана капиталы ярдәмендә кредитка торак алу өчен гаризаны банкта бирергә мөмкин. Гаризаларны һәм кирәкле документларны Россия Пенсия фондының территориаль органнарына электрон элемтә каналлары буенча банк хезмәткәрләре тапшырачак. Мондый процедура сертификат чараларын куллануны тизләтә.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100