news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100

Ел башыннан бирле Татарстанда приставлар алиментлар буенча 348 млн сум бурыч түләттергән

2022 елның җиде аенда Татарстанның суд приставлары алиментлар буенча 348 миллион сум бурыч түләттергән. Бу узган елның шул ук чоры белән чагыштырганда 47 миллион сумга күбрәк. Россия Суд приставлары хезмәтенең Татарстан Республикасы буенча идарәсе матбугат хезмәтендә «Татар-информ»га шул турыда сөйләделәр.

Мисалга, ел башыннан бирле бурычлылар милкенә 1226 арест салынган. Моннан тыш, 2,5 меңгә якын алиментчы автомобиль йөртү хокукында чикләнгән, ә 10271 бурычлы кеше чит илгә чыга алмаган.

Ә Спас районында яшәүче ханымны алиментлар буенча бурычлары өчен 10 тәүлеккә кулга алганнар.

«Ел башында законнардагы үзгәрешләр үз көченә керде, алар нигезендә алимент түләмәүчеләр балаларны һәм хезмәткә яраксыз ата – аналарны карап тоту өчен акчаны өлешчә түләсә, административ һәм җинаять җаваплылыгына тартыла», – дип билгеләп үттеләр идарәдә.

news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_bot_970_100