Коену сезоны әле ачылмады, ә инде корбаннар бар – ел башыннан алып республикада 9 кеше суга батып үлгән, тагын 20сен коткарып калганнар. Узган елның шул чорында Татарстан сулыкларында 10 кеше батып үлгән булган. ТР Кече үлчәмле суднолар буенча баш дәүләт инспекторы Юрий Венедиктов «Татар-информ» агентлыгында узган матбугат конференциясендә шулай дип белдерде.
Ул республикада коену сезоны 1 июньдә ачылуын билгеләп үтте. Венедиктов республика халкын саклык чараларын һәм суда иминлек кагыйдәләрен үтәргә, бары тик җиһазландырылган пляжларда гына су керергә чакырды.