news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Ел башыннан Татарстанда дуңгыз гриппы йоктыруның 60тан артык очрагы теркәлгән

Авыруны профилактикалау максаты белән Казан һәм Яшел Үзәндә ике мәктәп тулысынча ябылган

(Казан, 3 февраль, “Татар-информ”). Агымдагы ел башыннан Татарстанда А гриппы (H1N1) 2009 белән авыруның 63 очрагы теркәлгән, шул исәптән балалар арасында - 26 факт. Чирләүчеләрнең берсе дә гриппка каршы прививка ясатмаган булган, дип хәбәр итә Россия Кулланучылар хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәсендә күзәтчелек буенча федераль хезмәтнең ТР буенча идарәсе.

25-31 гыйнвар көннәрендә республикада үтә кискен тын юллары вируслы инфекциясе (ОРВИ) белән авыру 10 мең кешегә 69 ны тәшкил иткән, бу эпидемия бусагасыннан 11,4 процентка артык. Казан буенча бу күрсәткеч 10 мең кешегә 98,6 нисбәтендә, бу эпидемия бусагасыннан 17,4 процентка югарырак.

Искәртеп узыйк: Казанда 25 нче гыйнвардан балалар белем бирү, социаль һәм медицина учреждениеләрендә чикләү чаралары гамәлгә кертелде.

2 нче февральгә булган мәгълүматлардан күренгәнчә, Татарстанда, профилактика максаты белән, Казанда һәм Яшел Үзәндә 2 мәктәп тулысынча ябылган. Казанның 5 мәктәбендә барлыгы 9 сыйныфта һәм Арчада мәктәпкәчә белем бирү учреждениесенең 2 төркемендә уку өлешчә туктатылган.

18-24 гыйнвар көннәрендә Россиянең 59 шәһәрендә ОРВИ һәм грипп белән авыру, алдагы атна белән чагыштырганда, барлык яшь төркемнәрендә 51,7 процентка арткан. Авыру күрсәткече эпидемия бусагасыннан уртача 48,8 процентка югары булган.

Идел буе федераль округында Саратов, Түбән Новгород, Оренбургта авыру күрсәткечләре эпидемия бусагаларыннан узган.

ECDC мәгълүматлары буенча, Ауропада 10-16 гыйнварда Греция һәм Мальтада грипп һәм кискен тын юллары вируслы инфекциясе белән авыру күрсәткечләре бик югары булган, 8 илдә – уртача һәм 32 илдә - түбән дәрәҗәдә. Финляндия, Швеция, Норвегия, Нидерланд, Ирландия, Португалия, Греция, Словения, Израильдә грипп киң таралган.

 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100