news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100

Ел башыннан Татарстанда 120 мең электрон больничный кәгазе биргәннәр

Узган елны мондый документ 1,4 миллион тапкыр рәсмиләштерелгән булган.

(Казан, 28 гыйнвар, «Татар-информ», Алинә Фәйзрахманова). 2022 ел башыннан Татарстанда 120 мең тирәсе электрон больничный рәсмиләштерелгән.

«1 гыйнвардан эшкә яраксыз булу турындагы кәгазьне электрон вариантта бирүгә бернинди кыенлыкларсыз 100 процентка күчтек. Узган ел больничныйларның 99,5 проценты электрон форматта, ә бары тик 0,5 проценты гына кайбер очракларда бланкларда бирелде», — дип сөйләде «Татар-информ»да РФ Пенсия фондының Татарстан буенча Төбәк идарәсенең эшкә вакытлыча яраксызлык очрагында һәм ана булу белән бәйле рәвештә иминиятләштерү бүлеге җитәкчесе Аида Волкова.

Волкова сүзләренчә, бу режим гражданнар һәм медицина учреждениеләре өчен дә уңайлы.

Ә 2021 елда республикада 1,4 миллионнан артык электрон больничный рәсмиләштерелгән булган.


news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_bot_970_100