news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Ел башыннан мотор ягулыгы бәяләре артуга бензин акцизлары һәм күпләп сату бәяләре күтәрелү йогынты ясаган

Әлеге актуаль тема бүген ТР Министрлар Кабинетында узган брифингта күтәрелде

(Казан, 18 гыйнвар, “Татар-информ”, Айгөл Фәхретдинова). Агымдагы ел башыннан барлык төр мотор ягулыгы бәяләре дә күтәрелде. Ваклап сату бәяләре артуга әлеге ягулыкларның күпләп сату бәяләренең үсүе һәм 1 гыйнвардан өлешчә бензинга акцизлар күтәрелү йогынты ясады, ди ТР Президенты ярдәмчесе Ринат Сабиров. Әлеге актуаль тема бүген ТР Министрлар Кабинетында узган брифингта күтәрелде.
2010 елның декабрендә Казанда премиум маркалы (АИ-95) бензинның литры уртача 24 сум 80 тиеннән сатылса, 17 гыйнварга булган мәгълүматларга караганда, ул 25 сум 20 тиен тора. АИ-92 ле бензинның уртача бәясе дә 22 сум 80 тиеннән 23 сум 30 тиенгә җиткән. А-80 ле бензин 1 сумга кыйммәтләнеп, литры хәзер уртача 21 сум 50 тиеннән сатыла. Дизель ягулыгына килгәндә, ул декабрь аенда ук инде премиум маркалы бензиннан кыйммәтрәк – литры 25 сум 50 тиен иде. Белгечләр моны декабрьдә бу төр ягулыкка тәкъдимнең ихтыяҗны канәгатьләндермәгәнгә, күпләп сату бәяләре арту белән бәйләп аңлата.
ТР да ягулык-энергетика ресурсларының сыйфатын һәм аларны нәтиҗәле файдалануны тәэмин итү буенча идарә җитәкчесе Роберт Гыйләҗиев шулай да Идел буе федераль округындагы төбәкләр белән чагыштырганда, бүген Татарстанда мотор ягулыгына уртача бәяләр саклана дип тынычландыра.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100