news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Ел башыннан Алабуганың Эшкуарлыкка ярдәм финанс фонды кече бизнес өчен 40 кредит биргән

Ел башыннан Алабуганың Эшкуарлыкка ярдәм финанс фонды кече бизнес өчен 40 кредит биргән

(Алабуга, 21 сентябрь, “Татар-информ”, Гөлшат Солтанова). Ел башыннан Алабуганың Эшкуарлыкка ярдәм финанс фонды шәхси эшкуарларга 40 кредит биргән. Оешма ике ел элек ТР Эшкуарлыкны үстерү агентлыгы һәм Алабуга хакимиятенең уртак тырышлыгы белән төзелгән. Эшкуарларга ярдәм өчен акчалар җирле бюджеттан бүлеп бирелә. Бүген фондның кредит портфеле 10 миллион сумнан арта.

Алабугада хәзерге көндә 3 меңнән артык кече эшкуарлык субъекты теркәлгән, ел саен аларның саны арта бара. Фондка ярдәм итәргә теләүче барлык инвестиция проектлары катгый сайлап алына. Фондның эшләү дәверендә аның белгечләренә 400дән артык эшкуар мөрәҗәгать иткән, әмма аларның 60ы гына кредит алган. Сайлаганда кече серияле производство, авыл хуҗалыгы һәм туризм өлкәләрендәге проектларга өстенлек бирелә. Проектлар мәҗбүри рәвештә Алабуга һәм район территориясендә гамәлгә ашырылырга тиеш. Шулай итеп, хакимият җирле бюджет хисабына шәһәргә кирәкле кече бизнес төрләрен үстерә. Хәзерге вакытта эшкуарларның күбесе сәүдә өлкәсендә мәшгуль.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100