news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Эксперт фатирда температура түбән булса түләүләрне яңадан исәпләүне сорарга киңәш итте

Эксперт фатирда температура түбән булса түләүләрне яңадан исәпләүне сорарга киңәш итте
Фото: © «Татар-информ»

Мәскәү өлкәсе Күп фатирлы йортлар советлары рәисләре ассоциациясенең Координацион советы әгъзасы, Балашихадагы муниципаль бүлек җитәкчесе Петр Попов «Радио 1» белән әңгәмәсендә җылылыкка күчерелгән акчаны яңадан исәпләттерү өчен фатирда яшәүчеләргә нәрсә эшләргә кирәклеге турында сөйләде һәм җентекле инструкция бирде.

Аның сүзләренчә, беренче эш итеп фатирдагы температураның чыннан да нормативлардан түбән булуына инанырга кирәк. Попов искәрткәнчә, Мәскәү өлкәсендә гамәлдә булган таләпләр нигезендә, торак биналарда температура - 18 градустан, ә почмактагы фатирларда 20 градустан да ким булмаска тиеш.

Ул билгеләп үткәнчә, әгәр бүлмәдә җиңелчә киемнән йөргәндә суыкны сизәсең икән, бу инде тикшерү өчен нигез булып тора.

Аннары ул телефон, бердәм диспетчерлык хезмәте аша яки шәхсән үзең идарәче компаниягә мөрәҗәгать итәргә киңәш итте. Попов ачыклык керткәнчә, хилафлыкны бетерү өчен закон буенча - бер көн, ә катлаулырак хәлләрдә җиде көнгә кадәр вакыт бирелә.

Эксперт искәрткәнчә, проблеманы язмача теркәү мөһим: актны гади формада төзеп, теләсә нинди уңайлы ысул белән идарәче оешмага җибәрергә кирәк. Моның өчен «Дәүләт хезмәтләре» порталыннан файдаланырга мөмкин.

news_right_1
news_right_2
news_bot