Экологлар кисәтүе буенча Чаллы предприятиесе газ чистарту җайланмасын модернизацияләгән
Экология һәм табигать ресурслары министрлыгына Чаллы халкыннан бер предприятие торбасыннан чыккан ачык кызгылт сары төтенгә шикаять алынган иде. Өстәвенә, бу инде беренче генә шикаять түгел.
2021 елда Кама яны территориаль идарәсе хезмәткәрләре әлеге оешманы газларны чистарту һәм атмосфера һавасы пычрануга китерергә мөмкин булган зарарлы матдәләр чыгаруны контрольдә тоту өчен җиһазлар кулланмаганга җаваплылыкка җәлеп иткән инде. Бу хакта министрлык матбугат хезмәте хәбәр итә.
Юридик затка 10 мең сум күләмендә штраф салынып, бозуларны бетерү турында күрсәтмә бирелгән иде. Ул вакытта предприятие газ чистарту җайланмасын (ГОУ) урнаштырды. Әмма быел Чаллыда яшәүчеләрдән кабат шикаятьләр килде. Вакыт узу белән тыгылган һәм камилләштерүгә мохтаҗ булган җайланмага модернизациясе таләп ителә икән.
Кама яны территориаль идарәсе инспекторлары закон бозу очракларына юл куймау турында кисәтү ясады. Предприятие кисәтү вакыты чыкканчы газ чистарту җайланмасын модернизацияләгән, шулай ук калдыкларны чистартуның нәтиҗәлелеген үлчәгән, дип җавап бирделәр. Нәтиҗәлелек 98,1 процент тәшкил иткән.