news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Екатеринбургта Свердловск өлкәсе татар конгрессының III корылтае уздырылды

Анда өлкәнең 35 муниципаль берәмлегеннән 400ләп кеше катнашты

 (Казан, 28 сентябрь, “Татар-информ”). Узган шимбәдә, 26 сентябрь көнне, Екатеринбургта Свердловск өлкәсе татар конгрессының III корылтае уздырылды. Анда өлкәнең 35 муниципаль берәмлегеннән 400ләп кеше катнашты. Делегатларны төбәк җитәкчеләре һәм Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты рәисе Ринат Закиров сәламләде.

Свердловск өлкәсе татар конгрессының I корылтае тугыз ел элек Екатеринбургның “Щелкунчик” театрында үткәрелеп, ул вакытта анда 24 районнан 118 кеше катнашкан иде. Делегатлар җирле татарларның милли үзенчәлекләрен, телне саклап калу проблемалары турында фикер алышты.

Бүген “Урал татарлары” Свердловск өлкәсе татарлары конгрессы — төбәктәге татар җәмәгатьчелегенең алдынгы көчләрен үзенә туплаган оешма. Аңа төрле дәрәҗәдәге җирле депутатлар, эре бизнесменнар, оешма-предприятие җитәкчеләре керә. Шуңа күрә өлкә хакимият органнары конгрессны төбәк татарлары вәкиле буларак кабул итә.

“Урал татарлары” идарәсенең беренче рәисе итеп 2009 елда Ринат Садриев сайланган иде. 2011 елда ул Татарстан Республикасының Свердловск өлкәсендәге даими вәкиле итеп билгеләнгәннән соң, рәис вазыйфаларын Фәвия Сафиуллина үтәп торды. Соңрак, 2012 елда, бу урынга Марат Салихов сайланды.

Соңгы өч елда үткәрелгән чаралар арасында өлкәнең 37 торак пунктында ел саен үткәрелә торган Сабан туйлары, татар башкаручыларының “Урал сандугачы” төбәкара ачык бәйгесе, Тукай һәм Җәлил укулары аталды. Идарәнең өч елдагы эше канәгатьләнерлек дип табылды. Яңа киңәйтелгән идарәгә өлкәнең төрле районыннан 34 кеше сайланды. Марат Салихов киләсе өч елга рәис итеп калдырылды.

Корылтайда Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты рәисе Ринат Закиров Свердловск өлкәсе һәм Татарстан Республикасы арасында парламентара хезмәттәшлекне ныгытуга керткән өлеше өчен Свердловск өлкәсенең Законнар чыгару җыелышының көмеш медале белән бүләкләнде.

Татарстан сәнгать осталарының зур концерты делегатлар һәм шәһәр татарлары өчен зур бүләк булды.

Бу хакта Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты сайтына Әлфия Габдүшева хәбәр итә.

Фотосурәт http://www.tatary-urala.ru сайтыннан алынды.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100