news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Екатеринбургта 75 яшьлек шагыйрә театр институтын тәмамлады

Югары уку йортын тәмамлаган студентның ире, балалары, оныклары, туруннары да бар

(Екатеринбург, 17 июнь, “Татар-информ”, Лима Шәкүрова). Екатеринбургта яшәүче 75 яшьлек шагыйрә Наталья Шарнина быел театр институтын тәмамлады. Югары уку йортының матбугат хезмәте хәбәр итүенчә, олы яшьтәге дипломлы “яшь” белгеч үзенең һөнәре буенча инженер-электрик.

“Наталья Шарнина поэзия белән күптән мавыга. Ул – Пушкин фанаты, пенсиягә кадәр үк Екатеринбургтагы Пушкин җәмгыятен җитәкләде. Олы яшьтә булуына карамастан, ул зур теләк белән укып, театр институтының “Әдәби иҗат” белгечлеге буенча белем алды. Әйтергә кирәк, имтиханнар вакытында бер генә укытучы да аңа, яшенә карап, ниндидер ташламалар ясамады. Ул тырышып укыды, бер генә лекцияне дә калдырмыда. Биш ел буена тырышуның нәтиҗәсе искиткеч – Наталья Шарнина театр институтын кызыл дипломга тәмамлады”, - дип хәбәр итте матбугат хезмәте.

Наталья Шарнина диплом эшен Александр Пушкин әсәрләре буенча яза. Экзамен кабул итүче комиссия эшне югары дәрәҗәдә язылган дип таба һәм аңа иң югары бәя бирә.

Уку йортын тәмамлаган 75 яшьлек студентның ире, балалары, оныклары, туруннары да бар. Алар аңа биш ел буена ярдәм күрсәтеп килә.
 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100