news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Екатеринбургның милли Медиа-Холдинг җитәкчеләре Первоуральски мәчетенә сәяхәт оештырды

Екатеринбургның милли Медиа-Холдинг җитәкчеләре Первоуральски мәчетенә сәяхәт оештырды

(Екатеринбург, 21 февраль, “Татар-информ”, Фәвия Сафиуллина). Екатеринбургта эшләп килүче Милли Медиа-Холдинг җитәкчеләре шәһәрнең ерак читендә урнашкан Химмаш бистәсендә яшәүче мөселманнар өчен Первоуральски мәчетенә экскурсия оештырды. Ярты миллион чамасы мөселман халкы яшәгән Свердловски өлкәсендә эшләп килгән дистәләгән мәчетләр арасында иң матур мәчетләрнең берсе шушы Первоуральски каласында, ә икенчесе - Югары Пышмада. Россиядә иң куәтле һәм иң зур шәһәрләрнең берсе булып саналган Екатеринбург каласында яшәүче мөселманнарга бу турыда әлегә хыялланырга гына кала.

Шунысы куанычлы, мәчеткә барырга олы яшьтәге кешеләр генә түгел, яшьләр дә, балалар да теләп җыелды. Халыкны алып барып кайту өчен бөтен уңайлыклары булган зур, матур автобус билгеләнде. Барыр юлда оештыручылар Первоуральски мәчете, аның төзелү тарихы, мәчеттә уздырыла торган чаралар турында сөйләделәр. Аннан соң үзара танышып алдылар. Дустанә әңгәмә белән кышкы юл сизелми дә калды.

Мәчет каршында кунакларны Казыят идарәсе җитәкчесе Данис хәзрәт Дәүләтов үзе каршы алды. Күпләрнең мәчеткә беренче килүләре икән. Хуҗаларның якты йөзе, дустанә әңгәмә кайберәүләрнең бераз тартынуын тиз бетерде. Мәһабәт аллаһ йортын карап чыкканнан соң, Данис хәзрәт кунакларны зур залга чакырды. Хәзрәт бу могҗизалы дөньяны яралткан Аллаһе Тәгаләнең кодрәте, Ислам дине хакыйкате, яшь буынны әхлакый рухта тәрбияләү, ата-аналарның һәм балаларның бер-берсе алдындагы изге бурычы турында бик мавыктыргыч итеп әңгәмә корды. Аннан соң кунакларны тәмле чәй өстәле янына чакырдылар.

Дин-әхлак, тәрбия, туган телне саклау кебек актуаль темаларга сөйләшү кире шәһәргә кайтканда автобуста дәвам итте. Күпләр үз балаларын туган телгә өйрәтеп үстерә алмауларына борчылып сөйләде. Ул гына да түгел, ике татар кешесенең үзара русча сөйләшүе дә күпләрне пошындыра икән.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100