news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстанда җәйнең беренче көнендә яшенле яңгыр һәм боз явуы көтелә

Синоптиклар һава шартларының бозылуы хакында кисәтте.

Татарстанда җәйнең беренче көнендә яшенле яңгыр һәм боз явуы көтелә

(Казан, 31 май, «Татар-информ»). Иртәгә, 1 июньдә, Татарстанда төнлә һәм көндез яшенле яңгыр һәм көчле җил көтелә. Җилнең тизлеге урыны белән секундына 17-22 метрга кадәр җитәчәк.

Бу хакта республиканың Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе хәбәр итә.

Моннан тыш, иртән һәм көндез көчле яңгыр явачак. Республика территориясендә урыны белән боз явуы да көтелә.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100