Түбән Кама районында урманнарны торгызу өчен 122 мең агач утыртылган

Эшчеләр ылыслы һәм яфраклы 122 мең яшь агач утырткан.

(Казан, 31 май, «Татар-информ»). «ЯЗ» хәйрия оешмасы Түбән Кама районында урман торгызу буенча акция үткәрде. Түбән Уратма авыл җирлегендә 42,6 га мәйданда эш башкарылды. Бу хакта Түбән Кама районы матбугат хезмәте хәбәр итә.

Эшчеләр эрозиягә каршы ылыслы һәм яфраклы 122 мең яшь агач утырткан.

Бу территориядә үзенең нефть ятмалары булган «СМП-Нефтегаз» проектның иганәчесе булды.