Татарстан синоптиклары көчле җил турында кисәтә

Урыны белән кар һәм яңгыр, кайбер районнарда көчле буран, юлларда бозлавык һәм томан булачак.

(Казан, 30 ноябрь, «Татар-информ»).  Татарстанда һава шартлары начарая. Бу хакта ТР Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе хәбәр итә.

Бүген, 30 ноябрьдә, кичке 18:00 сәгатькә кадәр республика территориясендә көчле җил көтелә. Моннан тыш, урыны белән кар һәм яңгыр, кайбер районнарда көчле буран, юлларда бозлавык һәм томан булачак.