news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстан халкын ял көннәрендә эссе һава торышы көтә

Иртәгә төнлә температура +15...+20, көндез +26...+31 градус җылы була.

(Казан, 30 июль, «Татар-информ»). Якындагы ял көннәрендә, 31 июльдә һәм 1 августта, кызу, әмма алмашынучан һава торышы көтелә. Бу хакта ТР Гидрометеорология үзәге хәбәр итә.

31 июльдә, шимбә көнне, Россиянең Европа территориясенең күп өлеше төньяк-көнбатыш циклон йогынтысында кала һәм һава торышы тотрыксыз булачак. Татарстанда бу циклонның атмосфера фронтлары үткәндә кыска вакытлы, ә иртән, көндез көчле яңгырлар көтелә; кайбер районнарда яшенле яңгыр һәм секундына 15-20 метрга кадәр көчле җил булачак. Төнлә температура 15...20, көндез 26...31 градус җылы була.

Якшәмбе, 1 августта, төнлә урыны белән (күбесенчә көнчыгыш районнарда) кыска вакытлы яшенле яңгыр фаразлана, температура фоны 14...19 градус тәшкил итәчәк. Ә көндез, атмосфера басымы арту һәм безнең төбәккә антициклон таралу сәбәпле, явым-төшемнәр тукталачак, 27...32 градус җылы була.

Дүшәмбе, 2 август көнне, антициклон йогынтысы сакланачак. Кызу коры һава торышы көтелә. Төнлә +14...+19°, көндез 34 градуска кадәр эссе булыр дип көтелә.

Сишәмбе, 3 августта, атмосфера фронты узачак, бераз яңгырлар явып үтәчәк. Бу көнне республикада +32...+37 градус эсселек көтелә. Әмма мондый һава торышы тиздән тагын салкынчасы белән алышыначак.

 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100