news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Аксубай урманчылары яшь үсентеләрне тәрбияли

Алар 40 гектар урман мәйданында агротәрбия эшләрен башкарды.

Аксубай урманчылары яшь үсентеләрне тәрбияли
http://aksubayevo.ru

(Аксубай, 30 май, «Татар-информ», «Авыл таңнары», Зинаида Леонтьева). Бу көннәрдә Аксубай урманчылары кичектергесез эшләрнең берсен башкара. Алар урман культураларына агротехник тәрбия үткәрә. Бу турыда район басмасы хәбәр итә.

Бу агрочара участокларда туфракның физик үзлеген яхшырту, яшь утыртмалар үскән урыннарны чүп үләннәре, артык үсентеләрдән арындыру өчен кирәк. Мондый операция культивация ясалган куакка яхшы үсеш алу, авырудлардан һәм корткычлардан саклану мөмкинлеге бирәчәк.

Аксубай урман хуҗалыгы һәм урманчылык хезмәткәрләре һәр участокта җентекләп эшли. Алар 40 гектар урман мәйданында агротәрбия эшләрен башкарды инде

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100