news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстанда томан төшәчәк һәм юлларда бозлавык булачак

30 ноябрьдә төнге һәм иртәнге сәгатьләрдә һава торышы бозылу көтелә.

Татарстанда томан төшәчәк һәм юлларда бозлавык булачак
Рамил Гали

(Казан, 29 ноябрь, «Татар-информ»). Ноябрьнең соңгы көнендә Татарстан территориясендә янә томан һәм бозлавык көтелә. Бу хакта ТР Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсенең матбугат хезмәте хәбәр итә.

Һава торышы төнге һәм иртәнге сәгатьләрдә бозылырга мөмкин.

«2020 елның 30 ноябрендә төнлә һәм иртән Татарстан Республикасы территориясендә урыны белән томан төшүе көтелә», — диелә синоптиклар хәбәрендә.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100