news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстанда быел экологиягә зыян салу очраклары кимегән

Бер ел эчендә табигатьне саклау өлкәсендә җинаять эшләре сигезгә кимегән.

Татарстанда быел экологиягә зыян салу очраклары кимегән
Солтан Исхаков

(Казан, 29 октябрь, «Татар-информ», Рифат Каюмов). Тугыз ай нәтиҗәләре буенча Татарстанда экологиягә зыян салу очраклары узган елның шул ук вакыты белән чагыштырганда кимегән. Бу турыда республиканың экология һәм табигать ресурслары министры Александр Шадриков «Татар-информ» агентлыгында узган матбугат конференциясендә әйтте.

2019 елның өч кварталында табигатьне саклау өлкәсендә 24 җинаять эше кузгатылган булса, быел андый җәзага тарту очраклары 16 булган. Министр моның сәбәбен оешмаларның һәм эшмәкәрләрнең экологиягә зыян салган өчен җинаять җаваплылыгына тартылу мөмкинлеген яхшырак белү белән бәйле дип аңлата.

«2020 елның өч кварталында табигать саклау законнарын бозуның дүрт меңнән артык очрагы ачыкланды, 54 млн сумнан артык административ штраф салынды. Әйләнә-тирәлеккә тискәре йогынты ясаучы 4 предприятиенең эшчәнлеге туктатылды», — диде Александр Шадриков.

Министрлыкның матбугат үзәге административ штрафларның гомуми суммасы узган ел белән чагыштырганда якынча шул ук күләмдә калуы, ә административ җаваплылыкка тарту очракларының саны якынча бер меңгә кимүе турында ачыклык кертте.

Министр сүзләренчә, кече һәм урта эшмәкәрләргә беренче тапкыр кылынган административ хокук бозу өчен инспекторлар штрафны кисәтүгә алмаштырганнар. 2020 елда кисәтү турында 969 беркетмә төзелгән. 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100