news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Чаллы укучылары 2,5 тонна батарейка җыйган

Автошәһәрнең 39нчы мәктәбе укучылар 100 кг батарейка җыйган һәм конкурста җиңгән

Чаллы укучылары 2,5 тонна батарейка җыйган
https://eco.tatarstan.ru/

(Казан, 29 октябрь, «Татар-информ»). Чаллыда файдаланылган батарейкаларны җыю акциясе узды. Мәктәп укучылары һәм мәктәпкәчә яшьтәге балалар тырышлыгы белән 2,5 тонна батарейка җыелган. Бу хакта Татарстан Экология һәм табигать ресурслары министрлыгы матбугат хезмәте хәбәр итә.

«Акция вакытында укучылар файдаланылган химик ток чыганаклары беренче класслы куркыныч көнкүреш калдыгына керүен белде. бер кечкенә батарейка 10-15 квадрат метр туфракны яки 400 литр суны пычратырга сәләтле", диелгән хәбәрдә.

Акциядә берничә мәктәп аеруча актив катнашты. Конкурс нәтиҗәләре буенча 39нчы мәктәп беренче урынны алды, алар 100 кг батарейка җыйган. Икенче урынны 95 кг батарейка җыйган 78нче һөнәри лицей вәкилләре алган, өченче урында - 83 кг куркыныч калдыкларны эшкәртүгә тапшырган 45нче мәктәп укучылары.


autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100