news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстанда сентябрьнең соңгы көне коры һәм җылы булачак

Көндез 21 градуска кадәр җылытачак.

Татарстанда сентябрьнең соңгы көне коры һәм җылы булачак
Михаил Захаров/архив

(Казан, 29 сентябрь, «Татар-информ»). Иртәгә, 30 сентябрьдә, Татарстанда коры, җылы һәм аяз һава торышы сакланачак. Бу хакта ТР Гидрометеорология үзәге хәбәр итә.

Алмашынучан болытлы һава торышы көтелә, республика территориясендә явым-төшем булу ихтималы аз. Көнчыгыш һәм көньяк-көнчыгыштан исүче җилнең тизлеге секундына 3-8 метр фаразлана.

Төнлә температура 3тән 8 градуска кадәр тәшкил итәчәк. Төбәк буенча урыны белән 1 градуска кадәр салкын булырга мөмкин. Көндезге сәгатьләрдә һава +16, +21 градуска кадәр җылыначак.

Элегрәк «Татар-информ» Татарстанда әбиләр чуагы сентябрь ахырына кадәр тоткарланачак, дип хәбәр иткән иде. 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100