news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Әлки районында кыргый җәнлекләргә «ашханәләр» ясыйлар

Балалар өлкәннәр белән бергә утлык- улаклар ясап, анда печән, солы, тоз салган.

Әлки районында кыргый җәнлекләргә «ашханәләр» ясыйлар
http://alki-rt.ru/

(Әлки, 29 сентябрь, «Татар-информ», «Әлки хәбәрләре»). Әлки районы Чуаш Борнае мәктәбенең өлкән сыйныфлар укучылары егерьләр белән бергә урманда кыргый җәнлекләр өчен утлыклар, улаклар ясаганнар. Бу турыда район басмасы хәбәр итә.

Татарстан Биологик ресурслар буенча дәүләт комитетының районара бүлеге җитәкчесе Андрей Ерусланов әйтүенчә, бу эш «Җәнлекләргә бергәләп ярдәм итик!» республика акциясе кысаларында оештырылган. Аның максаты — кыргый җәнлекләрнең сакланышын, үрчүен тәэмин итү, алар өчен уңайлы шартлар тудыру.

Балалар өлкәннәр белән бергә утлык- улаклар ясап, анда печән, солы, тоз салган. Мондый урман «ашханәләре» кыр кәҗәләре, пошилар, кабаннар өчен ясыйлар. Кошлар өчен дә җимлекләр, шулай ук коену- кагыну урыннары булдырып, аларга вак таш, ком, тоз тутырганнар.

Укучылар белән «Урман җәнлекләре турында кайгырту» дигән темага әңгәмә-дәрес тә үткәрелгән. Анда кыргый җанварларның табигатьтә һәм кеше тормышындагы роле, аларны кышын тукландырып тору зарурлыгы хакында сөйләшкәннәр.

Балалар җәнлекләргә — кошларга ярдәм итү буенча мондый акцияләрдә тагын катнашырга теләк белдергән.


autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100