Александр Шадриков изоляция нәтиҗәсендә чүплекләр кимиячәгенә ышанычын әйтте

Быел табигатьне саклау өлкәсендә 1900 дән артык хокук бозу очрагы теркәлгән

(Казан, 29 апрель, «Татар-информ», Гөлнар Гарифуллина). Татарстанда санкцияләнмәгән чүплекләр ел саен азая бара. «Быел да кимер, халык изоляциядә. Санитар-экологик икеайлык барышында 460 чүплек ликвидацияләнде», — диде Татарстанның экология һәм табигать ресурслары министры Александр Шадриков «Татар-информ» агентлыгы уздырган матбугат конференциясендә.

«Быел табигатьне саклау өлкәсендә 1900 дән артык хокук бозу очрагы теркәлгән, административ хокук бозулар турында 1848 беркетмә төзелгән. 23 млн сумнан артык штраф түләттерелгән. Җитештерү һәм куллану калдыклары белән эш итү өлкәсендә 700 дән артык хокук бозу очрагы ачыкланган. 500 дән артык беркетмә төзелгән, 4 млн 800 мең сумлык штраф түләттерелгә», — диде министр.

Александр Шадриков ел башыннан республика экологик кабул итү бүлмәсенә халыктан 1869 мөрәҗәгать килгәнен әйтте. Хокук саклау органнары белән берлектә, тирә-як мохиткә зыян китерү буенча дүрт җинаять эше кузгатылган. Хокук саклау органнарына җинаять җаваплылыгын күздә тоткан алты материал юлланган.