Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Бөгелмә урман хуҗалыгында үсентеләр утырту чорына әзерлек эше тәмамлана
Урман хуҗалыгы хезмәткәрләре 2,6 га мәйданда 900 кг көл керткән, бу эшләргә 14 кеше җәлеп ителгән.
(Казан, 29 март, «Татар-информ»). Бөгелмә урман хуҗалыгында үсентеләр утырту чорына әзерлек эше тәмамланып килә. Бу турыда Татарстан Урман хуҗалыгы министрлыгы сайтында хәбәр ителә.
Оешмада урман хуҗалыгы техникасын һәм җиһазларын ремонтлау, урман үсемлекләре орлыкларын стратификацияләү, шулай ук питомникның чәчү бүлекләре кишәрлекләренә карны тизрәк эретеп бетерү өчен көл тарату һәм туфрактагы дымны саклау эшләре төгәлләнгән.
Урман хуҗалыгы хезмәткәрләре 2,6 га мәйданда 900 кг көл керткән, бу эшләргә 14 кеше җәлеп ителгән.
«Республиканың көньяк-көнчыгышында урнашкан булу сәбәпле, язгы климат безгә әле килмәде, — дип сөйләде „Бөгелмә урманчылыгы“ ДКУ урманнарны саклау һәм яклау буенча инженеры Ольга Волкова. — Гибрид-38 тирәге сапларын әзерли башладык, тиешле һава шартларын көтәбез. Киләсе атнада эшли башларбыз дип уйлыйм. Барлыгы 20 мең данә сап әзерләү планлаштырыла».
Язгы урман культуралары сезоны кысаларында Бөгелмә урманчылыгы территориясендә 95 га мәйданда — урманнарны торгызу, 220 га — урман культураларын тулыландыру, 681 га — урман культураларын агротехник карау, 11 га чокыр-сыза урман утыртмалары эшләре башкарылачак.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз