Татарстан синоптиклары томан һәм бозлавык турында кисәтә

Иртәгә вакыты белән юеш кар һәм яңгыр явуы көтелә.

(Казан, 28 ноябрь, «Татар-информ»). Иртәгә, 29 ноябрьдә, Татарстанда болытлы һәм явым-төшемле һава торышы була.

Татарстанның Гидрометеорология үзәге фаразлары буенча, иртәгә дә болытлы була, вакыты белән юеш кар һәм яңгыр явачак. Казанда һәм кайбер районнарда юлларда бозлавык булачак, томан төшә.

Көньяк һәм көньяк-көнчыгыштан талгын җил фаразлана, Республикада һава температурасы нульдән биш градуска кадәр салкын булачак. Көндез һава өч градуска кадәр җылыначак, Республиканың төньяк-көнбатыш өлешендә җылырак булачак.