news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстанда яңгыр һәм яшен көтелә

Көндез һава температурасы 20-25 градус җылы, көнчыгыш районнарда +28 градуска кадәр җылы булырга мөмкин.

Татарстанда яңгыр һәм яшен көтелә

(Казан, 28 июль, «Татар-информ»). Иртәгә, 29 июльдә, Татарстанда төньяк-көнчыгыштан килүче атмосфера фронты йогынтысында кабат һава шартлары начарлана.

Татарстан Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү үзәге матбугат хезмәте хәбәр иткәнчә, республикада алмашынучан болытлы һава торышы булачак. Төнлә төбәкнең көньяк-көнчыгыш районнарында бераз яңгыр явачак. Көндез һәм кич урыны белән, шулай ук Казанда да кыска вакытлы яңгыр һәм яшен булу ихтималы бар.

Көньяк-көнбатыштан уртача тизлектә җил фаразлана. Көндез җил 15-20 метрга кадәр көчәергә мөмкин.

Төнлә Татарстанда һава температурасы +7…+12 градус җылы, республиканың көнчыгыш районнарында +16 градус булачак. Көндез һава температурасы 20-25 градус җылы, көнчыгыш районнарда +28 градуска кадәр күтәрелергә мөмкин.

Метеорологларның якынча фаразлары буенча, якындагы көннәрдә төбәк территориясендә җылы, әмма яңгырлы һәм яшенле тотрыксыз һава торышы булачак.



autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100