news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

«Идел буе киңлекләре» тыюлыгында закон бозмыйча ял итүчеләргә чикләүләр булмаячак

«Заказник булдыруның төп сәбәбе — әйләнә-тирә мохиткә, Идел елгасында булган бөтен биологик ресурсларга антропоген тәэсирне киметү», — диде Фаяз Шакиров.

«Идел буе киңлекләре» тыюлыгында закон бозмыйча ял итүчеләргә чикләүләр булмаячак
архив/Александр Эшкинин

(Казан, 28 гыйнвар, «Татар-информ», Гөлнар Гарифуллина). «Идел буе киңлекләре» дәүләт заказнигында табигать законнарын бозмыйча ял иткән халыкка бернинди тыюлар булмаячак. Татарстанның экология һәм табигать ресурслары министрының беренче урынбасары Фаяз Шакиров ТР Министрлар Кабинетында брифингта шул хакта әйтте.

Тыюлык Казан, Лаеш, Югары Ослан, Яшел Үзән районнары территорияләрен үз эченә ала. Куйбышев сусаклагычы акваториясендә мондый зур тыюлык булдыру турында карар 2019 елның 30 декабрендә чыкты. «Кармак белән балык тотарга да, ял итәргә дә яраячак. Тик бу территориядә капиталь объектлар төзү, чистартылмаган пычрак суларны ташлау катгый рәвештә тыелачак», — диде Фаяз Шакиров.

Аның сүзләренчә, утраучыкларда урнашкан дачаларда яшәүчеләр 2023 елга кадәр бу участокларны рәсмиләштереп, учетка бастырып, ничек яшәгәннәр, шулай яшәп калачаклар. Киләчәктә яңа участоклар төзелеше рөхсәт ителмәячәк.

Фаяз Шакиров заказник буенча 2017 елда эшче төркем булдырылганын әйтте. «Казан, Яшел Үзән, Югары Ослан районнары территорияләрендә Идел елгасында төбәк әһәмиятендәге тыюлык барлыкка китерү буенча, министрлык-ведомстволардан, галимнәрдән тәкъдимнәр кабул ителде. Аерым берничә проект әзерләнде. Галимнәр тарафыннан бөтен территорияне дә табигать тыюлыгы итү карары кабул ителде», — диде.

Заказник булдыруның төп сәбәбе — әйләнә-тирә мохиткә, Идел елгасында булган бөтен биологик ресурсларга антропоген тәэсирне киметү. «Бүген бу тыюлыкта 24 лицензияле участок бар, ком, ПГС казыйлар. Киләчәктә бу территорияләрдә әлеге эшләр өчен лицензияләр бирелмәячәк», — диде.

ТР Фәннәр академиясе Экология һәм җир асты байлыкларыннан файдалану проблемалары институты директорының фәнни эш буенча урынбасары Дмитрий Иванов учак ягу һәм чатырлар корып ял итүчеләргә аерым участоклар бүленәчәген әйтте. «Бу үсемлекләр һәм хайваннар дөньясына зыян килмәсен өчен кирәк. Режим да, һичшиксез, үтәлергә тиеш, анда машиналар тукталышы да булырга тиеш түгел», — диде ул.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100