news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

«Идел буе киңлекләре» дәүләт заказнигын контрольдә тоту буенча дирекция булдырылган

Ул Казан, Лаеш, Югары Ослан, Яшел Үзән районнары территорияләрен үз эченә ала.

(Казан, 28 гыйнвар, «Татар-информ», Гөлнар Гарифуллина). 2019 елның 30 декабрендә, ТР Министрлар Кабинеты карары нигезендә, Куйбышев сусаклагычы акваториясендә «Идел буе киңлекләре» дәүләт табигый заказнигы булдырылды. Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов шушы заказникны контрольдә тоту буенча дирекция булдыру турында карар кабул иткән. Бу хакта бүген ТР Министрлар Кабинетында брифингта билгеле булды.

ТР Биологик ресурслар буенча дәүләт комитеты рәисе Сергей Батков сүзләренчә, дирекция штатында ун хезмәткәр булачак. «Дирекция кирәкле техника — мотор көймәләре, автомобильләр, карда йөрү машиналары белән тәэмин ителәчәк», — диде ул.

Сергей Батков әйтүенчә, заказник булдырылганчы, шушы территориянең табигый ресурсларына экологик бәя бирелгән, инвентаризация уздырылган. Белгечләр әйтүенчә, биредә балык тоту өчен рөхсәт ителгән кораллар кулланылганда, балыкчылар өчен тыюлар булмаячак. Ятьмә белән балык тотарга ярамаячак.

«Идел буе киңлекләре» заказнигы мәйданы 29 мең га тәшкил итә. Ул Казан, Лаеш, Югары Ослан, Яшел Үзән районнары территорияләрен үз эченә ала.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100