news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

«Идел буе киңлекләре» дәүләт тыюлыгы сулыкларның сыйфатын яхшыртачак

«Сулыкларның сыйфатын мониторинглап барачакбыз», — диде Фаяз Шакиров.

(Казан, 28 гыйнвар, «Татар-информ», Гөлнар Гарифуллина). «Идел буе киңлекләре» дәүләт тыюлыгын булдырып, сулыкларның сыйфатын яхшырту күздә тотыла. Бу хакта журналистларга бүген ТР Министлар Кабинетында брифингта сөйләделәр.

«Тыюлык булдыру сулыкка тискәре тәэсир кимүен күздә тота. Сулыклар сыйфаты яхшырачак. Моны мониторинглап барачакбыз. Заказникның нигезләмәсен карасак, чистартылмаган юынтык суларны агызу катгый тыелачак», — диде ТР экология министрының беренче урынбасары Фаяз Шакиров.

Тыюлык составына Яшел Үзәннән алып, Лаеш шәһәренең Тетеево бистәсенә кадәр утрау территорияләре кертелгән.

«Экология» илкүләм проекты кысаларында, Иделне савыктыруга акча бүлеп бирелгәне искәртелде. Бу акчаны чистарту корылмаларын төзекләндерү һәм башка эшләргә тоту ниятләнә.

2020 елга һәм 2021-2022 еллар план чорына Иделне савыктыруга 6 369,9 млн сум акча каралган, шул исәптән Россия казнасыннан 5 159,6 млн сум. Программа кысаларында, 8 объектта (Казан, Тәтеш, Әгерҗе районы Красный Бор авылы, Зәй шәһәре, Алексеевск бистәсе, Алабуга шәһәре, Яшел Үзән районының Васильево һәм Түбән Карамалы бистәләре) төзелеш-монтаж эшләре бара. Дәүләт контрактларының гомуми бәясе 1636,6 млн сум.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100