КФУ профессоры климат җылынуга бәйле проблемалар хакында кисәтте

Океанның биеклеге күтәрелү аркасында кайбер илләр су астында калачак, нефтьүткәргечләргә һәм юлларга зыян киләчәк, дип искәртте Юрий Переведенцев.

(Казан, 27 ноябрь, «Татар-информ», Наталья Рыбакова). Соңгы 119 елда Казанда еллык уртача һава температурасы өч градуска күтәрелгән. Әгәр мондый тенденция дәвам итсә, катаклизмнар һәм төрле бәла-казалар килеп чыгарга мөмкин.

Казан дәүләт университеты профессоры, география фәннәре докторы Юрий Переведенцев «Татар-информ» агентлыгына шул хакта сөйләде.

«Соңгы 119 елда Казанда еллык уртача һава температурасы өч градуска күтәрелде. Нигездә, бу кышын күзәтелә. 1928-2017 елларда Татарстан башкаласында кышкы уртача температура 4,7 градуска, ә җәйгесе 2,2 градуска күтәрелгән», — дип ачыклык кертте ул.

Узган йөз елда глобаль температура якынча бер градуска күтәрелгән. Әгәр углекислый газ концентрациясе ике тапкыр артса, әлеге күрсәткеч бу гасыр ахырына кадәр тагын 3 яки 5 градуска артырга мөмкин. Климатның җылынуы җитди нәтиҗәләргә китерүе ихтимал.

«Бу очракта төрле күңелсезлекләр күзәтеләчәк. Океанның биеклеге күтәрелү аркасында кайбер илләр су астында калачак, криолитозоналар (мәңгелек туңлык зонасы — Т-и иск.) җимереләчәк, нефтьүткәргечләр һәм юллар зыян күрәчәк», — дип искәртте КФУ профессоры.