Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
КФУ галиме глобаль җылынуның кошларның үз-үзен тотышына йогынтысы турында аңлатты
Кошлар төп оя кору урыннарында тоткарлана, җылы якка китәргә ашыкмый, дип искәртте Илгизәр Рәхимов.
(Казан, 27 ноябрь, «Татар-информ», Наталья Рыбакова). Глобаль җылыну Татарстанда очрый торган күчмә кошларның үз-үзен тотышында чагылыш таба.
КФУның Фундаменталь медицина һәм биология институты биоэкология, гигиена һәм иҗтимагый сәламәтлек кафедрасы мөдире, Россия Кошларны саклау берлегенең Казан бүлеге рәисе, профессор Илгизәр Рәхимов шулай дип белдерде.
«Соңгы елларда кошларның үз-үзен тотышы, климат шартларындагы үзгәрешкә аларның реакциясе белән бәйле берничә кызыклы күренеш күзәтелә. Беренчедән, кошлар төп оя кору урыннарында тоткарлана, җылы якка китәргә ашыкмый. Татарстан территориясендә моңа кызылтүш, чебенче һәм солы чыпчыгын кертергә мөмкин, алар быел октябрь аена кадәр тоткарланды. Шул рәвешле, кошларның җылы якларга китү һәм туган якларына әйләнеп кайту сроклары да үзгәрә», — диде ул.
Рәхимов хәбәр иткәнчә, Казан орнитологлары октябрь ахырында — ноябрь башында уникаль күренеш күзәткән. Ул чагында кайбер күчмә кошлар җылы якка китмәгән һәм республикада кышлаучы кошлар (алар арасында карабүрекләр дә булган) күренгән. Үзгәрешләр төньякта да бара һәм бу кошларның җылы якка китү вакытында да чагылыш таба.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз