news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстанда көчле җил һәм 2 градуска кадәр салкыннар көтелә

Казанда төнлә һәм иртән һава шартлары начар булачак.

(Казан, 27 сентябрь, «Татар-информ»). Сишәмбе көнне Татарстанда яңгырлы һәм җилле һава торышы фаразлана.

Республиканың Гидрометеорология үзәге хәбәр иткәнчә, төньяк-көнчыгыштан 15-28 метр тизлектә көчле җил исәчәк.

Казанда төнлә һәм иртән һава шартлары начар булачак.

Республика буенча төнлә 2-3 градус салкын булачак, көндез һава температурасы 6-11 градуска күтәрелер дип көтелә.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100